Новости
28 Января 2021, 07:30

Беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ата-аналардан балаларны беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү 1 апрельдән башлана, дип хәбәр иттеләр ведомстводан

«Быел ата-аналардан балаларны мәктәпкә кабул итү турында гариза кабул итү кампаниясе 2021 елның 1 апреленнән башлана», – дип билгеләде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлитбирдин гомум республика ата-аналар җыелышында.
Мәктәпкә беркетелгән биләмәдә яшәгән, шулай ук беренче класска укырга алыну өстенлегенә ия булган балалар өчен кабул итү кампанияләре 1 апрельдә башлана һәм 30 июньгә тиклем дәвам итә.
Мәктәпкә беркетелгән биләмәдә яшәмәгән балаларны буш урыннарга кабул итү 6 июльдән 5 сентябрьгә тиклем оештырыла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас