Новости
29 Января 2021, 10:55

Синоптиклар ял көннәренә һава торышы турында мәгълүмат бирде

Башгидромет мәгълүматлары буенча, шимбә төнлә бераз кар, көндез җепшек кар ява

Һава температурасы төнлә – 3-8 градус салкын. Көндез – 0, минус 5 градус.
Якшәмбе Башкортстанның төньягында бераз җепшек кар явуы фаразлана, башка биләмәдә явым-төшемсез. Урыны белән бозлавык, юлларда кар, бозлавык. Җил көньяктан талгын.
Һава температурасы төнлә 3-8 градус салкын. Көндез – 0, минус 5 градус.
Бүген республикада көннең аязлы-болытлы, явым-төшемсез булуы көтелә. Һава температурасы көндез – минус 3-8 градус, таулы районнарда плюс 2гә тиклем.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас