Новости
30 Января 2021, 07:55

Туган телләр олимпиадасында көч сынашалар

27-29 гыйнвар көннәрендә «Туган тел дөньясы» портал-навигаторында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы онлайн-форматта үткәрелә. Олимпиада вакытында короновирус пандемиясе шартларындагы тиешле саклану чаралары катгый үтәлә

Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен ана теле һәм әдәбияты буенча сәләтле укучыларны ачыклау, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру максатыннан оештырыла.
Жюри составына М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт университеты галимнәре, республиканың әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре укытучылары кергән.
Быел татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Бәләбәйнең гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 5 укучы катнаша. Бәйгедә Приют касабасының 5нче санлы, Мәтәүбаш мәктәбе, татар гимназиясе укучылары көч сынашачак.
Олимпиадада катнашучылар беренче көнне олимпиаданың башка катнашучылары белән диалог төзеп сөйләштеләр, алдагы көннәрдә тест сорауларына җавап бирәчәк, лексик-грамматик биремнәр башкарачак.
Люзия Фәттахова,
Татар гимназиясе укытучысы.
Читайте нас