Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2021, 19:20

Иске шәһәр яңара

Бәләбәйнең тарихи өлешен реконструкцияләү турында күптән сүзләр бара иде. Соңгы арада, бу җәһәттән боз кузгалырга охшаган

Үткән елның 13 сентябрендә, күпчелек тавыш белән, кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен Бәләбәй шәһәр биләмәсе тарафыннан “Иске шәһәр үзәге һәм Совет урамына караган мәйдан” проекты тәкъдим ителгән иде.
27 гыйнвар көнне Бәләбәй педагогия көллияте бинасында үткән шәһәр активистлары, студентлар, эшкуарлар, ветераннар, район архитектура бүлеге хезмәткәрләре һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев катнашлыгындагы җыелышта бу проект буенча бик фәһемле сөйләшүләр узды. Анда Бәләбәй шәһәренең тарихи өлешен төэекләндерүдә мөһим урын алачак әлеге проектка өстәмәләр кертелде, иске биналарны киләчәк буыннарга калырлык итеп реконструкцияләү, халыкка ял итү өчен урыннар булдыру (парк, музейлар, сәүдә үзәге, велотрек, балалар һәм спорт мәйданчыгы, этләрне йөртү өчен махсус урын, фонтан, амфитеатр, кышкылыкта боз мәйданчыгы һәм шугалак, заманча кафе), юлларны төзекләндерү турында эшлекле тәкъдимнәр кертелде.
Ә монысы, үз чиратында, грант откан очракта шәһәребезнең тагын да төзекләнүенә күңелләрдә өмет уята. Кем белә, бәлки, киләчәктә безнең тарихи Бәләбәебезнең архитектура һәйкәлләрен күрергә илнең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән туристлар да килә башлар әле. Ә бездә кызыклы һәм матур урыннар бик күп.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: