Җыелышлар 50шәр кешедән торган төркемнәргә тупланып көн буе барды. Күпчелек фикеренчә, иң беренче чиратта, Баженово авылы урта мәктәбе бинасының тәрәзәләрен алыштыру төп мәсьәлә булып тора. Проектның смета бәясе 746 030 сум тәшкил итүен исәпкә алып, республика казнасыннан 570 000 сум күләмендә субсидия сорарга, һәр хуҗалыктан 400 сум акча җыюдан чыгып, авыл халкыннан 57 000 мең сум җыярга карар ителде. Җыелышта, шулай ук, 5 кешедән торган инициативалы төркем төзелде, аның әгъзаларына авылдашлар арасында аңлату эшләре алып бару һәм халыктан акча җыю йөкләтелде.