Новости
3 Февраля 2021, 09:30

Бәяләр янә артачак

Бу айда инфляция нык үсәчәк

Экспертлар әйтүенчә, февраль аенда бәяләрнең үсеш темпы 5,5 процент тәшкил итәчәк.
Аналитиклар арасында сораштыру үткәрү нигезендә РИА Новости агентлыгы тарафыннан төзелгән консенсус-фаразда шул хакта сүз бара.
Күп кенә экспертлар фикеренчә, бу айда инфляция үзенең иң югары ноктасына җитәчәк һәм шуннан соң акрыная башлаячак.
Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда илдә инфляция 4,91 процент (2019 елда — 3,04 процент) тәшкил иткән. Моңа Русия валютасының көчсезләнүе һәм кайбер продуктларга бәяләрнең артуы төп өлеш керткән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас