Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның 1 маена кадәр төбәкләрдә журналистларның хокукларын тәэмин итү чараларын булдырырга чакырды.
"РИА Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, алар киңкүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда каралган.
«Русия Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре белән Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советына берлектә Русия субъектларында журналистларның киңкүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда каралган хокукларын тәэмин итү буенча чаралар кабул итәргә», диелгән Кремль сайтындагы документта.