Русия почтасы чираттагы Бөтенрусия эпистоляр конкурсы номинацияләрен билгеләде. Аның оештыручылары – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, РФ Оборона министрлыгы, Русиянең Язучылар берлеге, Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм Социаль-мәдәни башлангычлар фонды. Башкортстанда конкурсның төбәк этабы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Быел мәгълүм чара унтугызынчы тапкыр үтә. Конкурс шартлары буенча укучылар – хат рәвешендә инша язарга, ә укытучылар жюрига мәктәптә хат язу дәресе оештыруның үз методик разработкаларын тәкъдим итәргә тиеш. Чараның максаты – тормышыбызга хат язу мәдәниятен кайтару, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, үзеңнең гаилә һәм ил тарихына мөрәҗәгать итү.
Номинацияләрнең тулы исемлеге Русия почтасы сайтында бирелгән. «Иң яхшы хат язу дәресе» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашуга эшләрне 20 июльгә кадәр җибәрергә кирәк. Адресы: 450000, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 28, 408нче бүлмә. Конверт тышында «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына» дигән билге куярга онытмагыз.