Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2021, 17:00

Медицина тикшерүе үткәрүнең яңа кагыйдәләре расланды

Хезмәткәрләргә медицина тикшерүе үткәрүнең яңа кагыйдәләре табиблар бригадасының эш урынына баруын күз уңында тота

Кагыйдәләр 2021 елның 1 апреленнән 2027 елның 1 апреленә тиклем гамәлдә була, дип хәбәр итте Дәүләт хеммәт инспекциясенең матбугат хезмәте.
Медицина тикшерүенә юнәлтмәдә (ул электрон булырга мөмкин) мотлак медицина страховкалау полисының номеры күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткәрләр медицина оешмаларында диагностика тикшерүе үткән очракта гына табибларның күчмә бригадаларына периодик медицина тикшерүе үткәрергә рөхсәт ителә.
Югары әзерлек режимы (гадәттән тыш хәл) игълан ителсә, эш бирүченең карары белән периодик медицина тикшерүе алты айга тиклем кичектерелергә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: