Туймазы районының Агиртамак мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Данил Фәттахов натураль зурлыктагы йөк машинасы әвәли. Чөнки, ул үскәч шофер булырга хыяллана.
Машинаның озынлыгы алты метр. Моңа малайның (егетнең) ике ай вакыты киткән.
Данил үзе генә эшли, чөнки дуслары ерак яши.
Әти-әнисе улларының бу шөгыльләренә нәрсә дияләрдер – миңа билгесез.
Машина чынга охшаган, язгы матур көннәрнең берсендә кабынып китеп бармаса ярый да бит.