Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2021, 13:15

Бу атна салкын була

Бу атнада Башкортстанда һава торышын салкын арктик фронты билгели

Атнаның тәүге яртысында нык салкын була. Дүшәмбедән чәршәмбегә тиклем республиканың үзәк районнарында көндез термометр баганасы -19, -22 күрсәтсә, төнлә минус 22-28 градускача төшә.
Пәнҗешәмбедән җылыта башлый. 11-12 февральдә Уфада көндезге сәгатьләрдә -10 тирәсе була, көчле кар явуы көтелә. Ял көннәренә, илнең Европа өлешеннән һава массаларының килүе сәбәпле, тагы да ныграк җылыта. Якшәмбе, 14 февральдә, Башкортстанның башкаласында нибары 2 градус салкын була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: