Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, 29 гыйнвардан никах теркәү тантанасына 10 кунак чакырырга мөмкин. Ләкин гражданнарга дистанция сакларга һәм битлек кияргә кирәк. Моңа тиклем алар 5тән артмаска тиеш иде.