Башкортстан Республикасында COVID-19 корбаннары 210 кешегә җитте, дип хәбәр иттеләр хәвефле чирнең таралуына каршы көрәш буенча оператив штабтан.
Пандемия башланганнан алып Башкортстанда 25 731 кешенең диагнозы расланган.
Әле 307 пациент «ковид»-госпитальдә дәвалана. 46 чирленең хәле авыр дип исәпләнә, биш пациент үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. 5 659 кеше авыруны җиңел формада үткәрә. Бер тәүлектә – 187, барсы 19 555 кеше терелгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.