Новости
9 Февраля 2021, 15:20

Озакламый югары уку йортлары гадәти эш режимына кайтачак

Русиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы март башында югары уку йортларының күпчелеге гадәти эш режимына кайтачак дип ышандыра

Моңа кадәр 1258 югары уку йорты һәм филиалының 468е генә дистанцион укыткан булган.
«Җомга көнгә булган мәгълүматлар буенча, якынча 37 процент югары уку йорты һәм филиаллар студентлары дистанцион укыды. 1258 югары уку йорты һәм филиалының 468е генә дистанцион рәвештә укыткан. Хәзер көн саен күбрәк университет гадәти ритмга кайтачак. 1 мартта күпчелек уку йортлары эшли башлар дип өметләнәм», – диде ведомство башлыгы Валерий Фальков. Амин, шулай булсын.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас