Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2021, 14:05

Баланы мәктәпкә җибәрергәме?

Башкортстанның Мәгариф министрлыгында нинди температурада мәктәпләрдә дәрес үткәрелмәвен аңлаттылар

Нык суык көннәрдә дәрес үткәрмәү турында карарны мәктәп җитәкчелеге хәл итәргә, монда климат, һава шартлары, укучыларның грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләү кимәле исәпкә алынырга тиеш, дип аңлаттылар ведомствода. Шул ук вакытта баланы мәктәпкә җибәрү-җибәрмәүне ата-анасы хәл итә.
Федераль нормативлар буенча, авылда – 23, шәһәрдә 25 градус суык булган очракта, 1-4нче сыйныф укучылары дәрескә килмәскә хокуклы. Ә -25 градуста – авылда, 27 градустан түбәнәйсә, шәһәрдә 5-9 сыйныф укучыларына дәрес үткәрелми. Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары – 30, шәһәрнекеләр 32 градус суыкта дәрескә килмәскә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: