Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2021, 20:10

Без теплицада яшелчә җитештерү буенча алдынгылар сафында

Башкортстан Русиядә барлык теплица яшелчәләренең 60 процентын җитештергән 10 төбәк исәбенә керде, дип хәбәр иттеләр республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан

Липецк, Мәскәү, Калуга, Волгоград, Новосибирск өлкәләре, Краснодар, Ставрополь крайлары, Башкортстан, Татарстан һәм Карчай-Черкес Республикасы алдынгылар сафында.
Быел кышкы теплицаларда кимендә 1,45 миллион тонна яшелчә үстереп алырга планлаштыралар. Бу 2020 елга караганда 7,6% күбрәк.
Былтыр Башкортстанда 69,4 мең тонна теплица яшелчәсе җыеп алынган. Ә республика буенча Туймазы һәм Бүздәк районнары алдынгылар исәбендә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: