Новости
10 Февраля 2021, 14:40

Коронавирус корбаннары дүрткә артты

Башкортстанда соңгы тәүлектә тагы дүрт кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

Пандемия башланганнан алып Башкортстанда барлыгы 214 кеше вафат булган.
Үткән тәүлектә республикабызда коронавирус инфекциясе йоктыруның 163 очрагы расланган. Пандемия чорында республикада барлыгы 25,9 меңгә якын чирле теркәлгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас