Новости
11 Февраля 2021, 15:00

Бәяләр тагын артты

Яшелчә бәяләре уртача 2 процентка арткан

Февраль башында помидор бәясе 2,5 процентка, ә кыяр бәясе 6 процентка артты.
Бүтән яшелчәләр дә искәрмәгә керми.Мәсәлән, бәрәңге (2,2 процент), кәбестә (0,9), суган (1), кишер (1,7), алма (0,6) арткан.
Маргарин һәм вермишель бәяләре 1 процентка, тавык ите һәм макарон эшләнмәләре 0,8 процентка, кара чәй 0,5 процентка һәм печенье 0,4 процентка арткан.
Шул ук атнада ит консервалары (0,3 процент), балалар өчен ит консервлары һәм тоз (0,2), пешерелгән колбаса һәм балалар өчен җиләк-җимеш консервлары бәяләре (0,1) процентка төшкән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас