«Быелгы февраль һава температурасының төрлечә булуы белән аерылып торды. Атнаның тәүге яртысы суык булды, республиканың төньягында һәм көнчыгышында һава температурасы -30,-36 градуска тиклем түбәнәйгәннән соң, янә җылыта. 13 февральдән республикада һава температурасы төнлә -2,-7, көндез +4,-1 градускача күтәрелә», – дип хәбәр итте Башгидромет синоптиклары.