Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2021, 15:05

Фәнни-тикшеренү конференциясе эшен тәмамлады

Бәләбәй шәһәрендә ХХ муниципаль фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Быел ул онлайн форматта оештырылды

Конференциядә Бәләбәй шәһәренең һәм районының мәктәпләреннән укучылар катнашты. Алар төрле фәннәрдән үзләренең эшләре белән чыгыш ясадылар.
Татар теле һәм әдәбиятыннан фәнни-тикшерү конференциясендә барлыгы өч укучы катнашты. Беренче урын Бәләбәй татар гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Илиза Габдрафиковага (җиттәкчесе Л. Фәттәхова) бирелде. Икенче урынны Мәтәүбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илназ Мөхәмәтҗанов (җитәкчесе Р. Гайсина) алды. Өченче урынны Бәләбәй татар гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Гүзәл Билалова (җитәкчесе Р. Гыйззәтуллина) яулады.
Зинира Мөхәмәтҗанова.
Читайте нас: