Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2021, 17:20

Февральдә өч көн ял итәчәкбез

Ватанны саклаучылары көнен бәйрәм итү уңаеннан республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә

«Русия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Русия Хөкүмәтенең «2021 елда ялларны күчерү турында»гы карары буенча ял көне 20 февраль, шимбәдән 22 февральгә, дүшәмбегә күчерелә», – диделәр Башкортстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Шулай итеп, 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. Республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: