– 2018 елда хуҗалыкның төп корпусларында капиталь ремонт ясалды, территория төзекләндерелде, – дип сөйли директор Данил Фәрхетдинов. – Киләсе елда 50 000 башка исәпләнгән беренче корпус су белән тәэмин ителәчәк. КП-25 күзәнәк батареялары комплектлары, авыл хуҗалыгы кошларын үстерү өчен микроклимат системасы җиһазлары, яктырту системасы, крематор сатып алынды.
2020 елда кошчылык фермасының барлык объектларына газ үткәрелде. Инвестицион кредит җәлеп итеп, корпусны реконструкцияләдек, 60 000 баш кош-кортны берьюлы тоту өчен заманча кошчылык җайланмасы сатып алдык. Республика, шулай ук, субсидияләүгә дә ярдәм итте.
Яңа файдалануга тапшырылган кош-корт абзары агрофирманың еллык җитештерү куәтен арттырырга ярдәм итте: 600 мең баш йомырка сала торган яшь тавыклар һәм 150 000 баш бройлер чебиләре үсте. 7 эш урыны булдырылды.
– Предприятиенең азык базасын тәэмин итү өчен бөртекле культуралар үстерелә, авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартыла, – дип йомгаклады Данил Фәнис улы.
Җитештерү операторлары технологик режимнарны күзәтәләр, чисталыкны тикшереп торалар. Республикабыз районнарыннан тыш, продукция Русия төбәкләренә – Краснодар, Пермь, Новгород һәм башка өлкәләргә җибәрелә. Монда үстерелгән йомырка сала торган яшь тавыкларны шәхси хуҗалыклар да күпләп ала.