Ул 10 015 сум тәшкил итәчәк. Бу турыда тиешле карар 12 февральдә хөкүмәтнең рәсми порталында басылган.
Документка ярашлы, хәзер эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы – 10 641 сум, пенсионерларга – 9 605 сум, балаларга 10 077 сум тәшкил итә.
«Карар 2021 елның 31 декабренә тиклем гамәлдә була», – дип хәбәр ителә документта.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.