Барлык яңалыклар
Новости
16 февраль 2021, 18:00

Халык шагыйрьләребез артты

Равил Шаммаска «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде

Танылган шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Шаммаска Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде. (Былтыр ул үзенең 90 яшен билгеләгән иде).
Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев мактаулы исемне язучының өенә килеп тапшырды һәм республика җитәкчелегенең котлау сүзләрен җиткерде.
Равил Шаммас 1973 елдан – Язучылар берләшмәсе әгъзасы. Озак еллар язучылар оешмасында татар телле язучылар секциясен җитәкли.
Русия әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне өчен Равил Шаммаска «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: