Көннән-көн хаклар арта. Моның белән безне аптыратып та булмый инде. (Менә, артмаса, аптырар идек).
Яшелчә-җимеш, бензин, фатирга түләү хакларына күз иярми. Менә, хәзер килеп, тавык ите белән йомыркага да хак артачак икән. (Алай дисәң, ул былтыр да арткан. 20-25 процентка).
Әмма минем бер нәрсәгә дә исем китми, җәмәгать. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Чөнки, исән-сау булсак, тавыгы да, йомыркасы да табыла ул.