Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2021, 14:25

Үткәрү вакыты янә күчерелә

Русия Федерациясе хөкүмәте Бөтенрусия халык санын алуны уздыру вакытын 2021 елның сентябренә күчерү турында карар кабул итте

Бу вакытка илдә эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклануы көтелә. Шушы хакта Бөтенрусия халык санын алуның Медиаофисы хәбәр итә.
Халык санын алу инде икенче тапкыр күчерелә. Башта аны 2020 елның октябрендә уздырырга планлаштырганнар иде. Килеп чыккан коронавирус пандемиясе аркасында ул 2021 елның апреленә күчерелде. Росстатта : «Сентябрьдә ил территориясенең күп өлешендә халык санын алучылар эше өчен максималь уңайлы һава шартлары саклана, шулай ук сезонлы салкын тию авыруларының массакүләм таралуы күзәтелми», – дип аңлатып үттеләр. Шуңа күрә бу ай сайланган да икән. Халык санын алуда 360 мең кеше катнашачак. Аларның хезмәтләре өчен түләү 18 мең сумга якын тәшкил итәчәк.
Исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре хәзер 2022 елның гыйнвар-февралендә көтелә (элегрәк 2021 ел ахырына планлаштырылган иде). Бөтенрусия халык санын алу беренче тапкыр цифрлы форматта узачак. Төп яңалык «Дәүләт хезмәте» порталында электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге булачак. Йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» үзәкләре биналарында да, исәпкә алырга мөмкин булачак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: