Барлык яңалыклар
Новости
20 февраль 2021, 13:20

Югары әзерлек режимына яңа үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек тәртибе турында указга яңа үзгәрешләр кертте

Документның яңа редакциясенә ярашлы, республиканың эш бирүчеләре өчен хезмәткәрләрне COVID-19 буенча хәл тотрыксыз булган илләргә һәм төбәкләргә командировкага җибәрүдән, шулай ук чит ил вәкилләре катнашлыгындагы чаралар үткәрүдән тыелып торырга дигән тәкъдим гамәлдән чыгарылды.
65 яшьтән өлкәннәргә, хроник чирләрдән интеккәннәргә изоляция режимы 2021 елның 11 мартына тиклем саклана.
«Белем бирү оешмаларында инфекция авырулары билгеләре (температура, ютәл, тын кысылу) булган укучыларны һәм хезмәткәрләрне ачыкларга, аларны эшләгән һәм укыган урыннарына кертмәскә кирәк», – дип язылды Башкортстан Башлыгы сайтында.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: