Барлык яңалыклар
10
Новости
24 февраль 2021, 20:20

Туберкулез һаман җиңелми

Республикабызда туберкулез белән авыручылар күп булуга карамастан, кайбер әти-әниләр балаларына БЦЖ прививкасын ясатудан баш тарта икән

Республикабызның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, шушы елның тулар-тулмас ике аенда гына да яңа туган 486 сабыйга БЦЖ прививкасы ясалмаган, чөнки ата-аналары аңардан баш тарткан.

Вакцина кадатылган балалар туберкулез белән авырмый, әгәр дә авырса, җиңел генә үткәрә. БЦЖны яңа туган сабыйларга ясыйлар, аннан соң 6-7 яшьтә ревакцинация каралган. Өлкәнрәкләргә прививка ясалмый.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, бүген туберкулезның актив формалары белән 17 яшькә кадәрге 69 бала диспансерда исәптә тора. Әлеге куркыныч чиргә бары тик вакцина гына ышанычлы киртә куя ала.
Читайте нас: