Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2021, 19:25

Коронавирус инфекциясенең өченче дулкыны көтелә

Яз көне авыручылар саны артачагын хәбәр итә белгечләр

Мәсәлән, «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков: «Яз урталарында авыручылар саны артыр дип уйлыйм. Чөнки, безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Аның әйтүенчә, Русиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет көчле түгел, Covid-19дан вакцинаны да бик аз ясаталар икән. Җитмәсә, чирләгән кешеләр дә кабат авырый башлау ихтималы югары.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: