Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2021, 14:40

Башкортстанның тегермәнчеләре һәм икмәк пешерүчеләре субсидияләр алачак

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ил субъектлары белән он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешүләр төзеде

Механизм он җитештерүчеләргә азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләүне күздә тота. Республикада он тарту предприятиеләрен субсидияләү өчен 22,4 млн сум, икмәк пешерү предприятиеләрен субсидияләү өчен 38,1 млн сум акча бүленгән. Русия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән чара тармак предприятиеләренең рентабельлеген саклауга һәм икмәк пешерү продукциясенә тотрыклы бәяләрне булдыруга юнәлдерелгән, дип ассызыклыйлар.
Гөлия Хәбетдинова.
Читайте нас: