Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2021, 16:25

«Ягез әле, полицейскийлар»

Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының бүлек хезмәткәрләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, полицейскийлар» исеме астында күңелле уен программасы узды

Чарада катнашучыларны Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Андрей Самышев, район иҗтимагый советы рәисе Илдар Васильев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Марат Шафиков сәламләде.
– Мондый чараларны уздыру күркәм традициягә әверелә. Нәкъ менә алар полиция хезмәткәренә көндәлек эшендә кирәкле күп сыйфатларны үстерүгә булышлык итә. Болар – команда рухы, кыюлык, җиңүгә омтылыш, һәм, иң мөһиме, коллективны берләштерү, – дип билгеләде Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Андрей Самышев.
Төрле бүлек хезмәткәрләре барсы да «Ягез әле, полицейскийлар» конкурсында бик теләп һәм чәмләнеп катнаштылар. Кечкенә генә һәр ярыш та хокук сакчыларының уен, юмор, чәм һәм җиңү теләге белән узды.
Шул арада салкын февраль һавасына кыр кухнясының хуш исләре таралды, анда теләге булган һәркем итле карабодай боткасы белән сыйланды.
Ярышларда катнашкан һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырылды, «Ягез әле, полицейскийлар» конкурсында катнашкан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре зур тәэссоратлар белән таралышты.
Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: