Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2021, 19:15

Хезмәт саклауга өстенлек бирелә

Бәләбәй сөт комбинаты «Хезмәт шартларын иң яхшы оештыру һәм саклау – 2020» республика конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы предприятиеләр исәбенә кергән

Конкурсны БР Профсоюзлар федерациясе, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра. Аның төп максаты – хезмәт саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Бәләбәй районы һәм шәһәре буенча төбәк бүлеге мәгълүматы буенча, конкурс барышында «Хезмәт шартларын иң яхшы оештыру һәм саклау – 2020» исемен алуга 140 дәгъвачы Бөтен Русия икътисадый эшмәкәрлек төрләре классификаторы буенча 13 төп төркемгә бүленгән. Һәркайсысында беренче, икенче, өченче урыннар алучылар билгеләнгән.
Йомгак ясаганда хезмәт саклауга бүленгән акчаларны үзләштерү, оешмада үлем очраклары теркәлмәү, тиешле вакытта хезмәт шартларына махсус бәя бирүне үткәрү, хезмәт саклауга укыту, коллектив килешүендә каралган чараларны үтәү кебек һ.б. күрсәткечләр исәпкә алына.
Шулай итеп, Башкортстан оешмалары арасында «Хезмәт шартларын иң яхшы оештыру һәм саклау – 2020» номинациясендә 2020 ел йомгаклары буенча «Транснефть – Урал» (беренче урын), «Энергетик» дәвалау-савыктыру үзәге» (икенче урын) һәм «Почет билгесе» орденлы Бәләбәй сөт комбинаты» (өченче урын) җәмгыятьләре җиңүче дип табыла.
Светлана Шириня әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: