Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Айрат Исмәгыйль улы Ибраһимов 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган.
Урта мәктәптән соң, Танк училищесын тәмамлый. Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итә.
Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, Сембер шәһәренә барып урнаша. 1988 елда ул «Туган тел» дип аталган беренче татар милли оешмасына нигез сала һәм дәүләт органнарында теркәтә. Айрат Ибраһимов җитәкчелегендә «Туган тел» оешмасы, «Өмет» гәзите, Ульян татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендәге «Чишмә» тапшыруы булдыруга ирешелә.
Айрат Ибраһимов «Мәшһүр татар» дигән премия булдыра һәм бу исемгә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне дә үз өстенә ала. Үз акчасына китаплар чыгара, тарата.
Ул, шулай ук, «Азатлык» радиосында да үз хәбәрче булып эшли. Татарстан матбугатында еш кына аның мәкаләләре чыга. Берничә китап авторы.
Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Ибраһимов 2019 елның 18 апрелендә 83 яшендә Сембер шәһәрендә вафат була һәм җәмәгате Әминә Ибраһимованың туган авылы Кызыл Суда җирләнә.