Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2021, 13:15

1 марттан яңа законнар көченә керә

Русиядә 1 марттан берничә яңа закон үз көченә керә

Алар автомобильләрне техник карау процедурасына, теркәлмәгән дарулар, раритетлы автомобильләргә ГОСТ, адвокатларның «уңыш гонорары» һәм башка нормативларга кагылачак.
2021 елның 1 мартыннан Русиядә автомобильләрне техник карау процедурасын камерага яздырачаклар. «Техник карау операторлары техник карау бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына түбәндәге мәгълүматларны (техник диагностика үткәрелгән транспорт чарасының фотосурәте) тапшырырга тиеш булачак», - диелә документта. Транспорт чарасын техник карау пунктында яки күчмә диагностика линиясендә фотога төшерәчәкләр. Бердәм системада машинаның координаталары, шулай ук техник диагностика үткәрүнең датасы, башлану һәм тәмамлану вакыты урын алачак.
«Даруларның үзара алышынуы турында»гы Закон хөкүмәткә медицина препаратларының үзара алышынуы кагыйдәләрен билгеләү хокукын бирәчәк. Моннан тыш, бу закон хөкүмәтнең Русиядә теркәлмәгән препаратларны табиблар комиссиясе карары буенча сатып алу вәкаләтләрен билгеләячәк.
Раритет һәм классик транспорт чараларына дәүләт стандартлары эшли башлый. Бу мотоциклларга, җиңел автомобильләргә, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк йөк машиналарына, автобусларга кагыла. Тик бу яңалык үз двигателе, кузовы һәм рамы булган транспорт чараларына гына кагылачак.
Читайте нас: