Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2021, 16:30

Карак тотылган

Бәләбәйдә полиция хезмәткәрләре чираттагы каракны тоткан

Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә сәүдә ноктасында сатучыдан кәрәзле телефонын урлаулары турында гариза килгән. Кибеткә тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, телефонны ул сәүдә ноктасының складында калдырган булган.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре урлауда шикләнелүче ир-атның шәхесен ачыклый алган. Ул элек хөкем ителгән 46 яшьлек Бәләбәй шәһәре кешесе.
Карак сәүдә рәтләре буйлап йөри һәм склад бинасына керә. Анда ул кәрәзле телефонны күреп кала һәм аны кесәсенә салып чыгып китә. Әлеге факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: