Ул 1909 елда Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә.
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Нигъмәтҗан улы 1925 елда Казанга килә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
Әмирхан Еники иҗаты сугыштан соңгы дәвер татар әдәбиятында үзгә бер урын алып тора. Ул татар әдәбиятына дистәләгән повестьлар биреп калдырган кеше. Аның әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнде. 1984 елда «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» китабы өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Әдип 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булды.