Бу коточкыч хәл Башкортстан Башлыгын да чыгырыннан чыгарды. Радий Хәбиров мәгариф министры Айбулат Хаҗинга мәктәпләрдә тәмәке тартучы кызлар арту җәһәтеннән тикшерү белән янады.
– Анда сигезенче сыйныф кызлары тәмәке тарта. Без айда яшәмибез, әйе, балалар тәмәке тарта. Әмма бер сыйныфта бөтенесе дә диярлек! Миңа әйтүләренчә, анда ике генә кыз тартмый. Сез анда акылдан шаштыгызмы әллә? Бүген анда ябык режимда контроль идарә чыга. Әмма мин мәктәп укучыларының күпләп тәмәке тарту фактын ачыкласам, катгый тикшерү булачак, – диде Хәбиров Хаҗинга Хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында.
Әйе, укучылар тәмәкесен дә тарта, аракысын да эчә, наркотик та куллана диләр. Алай дисәң, безнең заманнарда да укучылар арасында тәмәжникләр җитәрлек иде.