Ул «Фотовидеофиксация», ягъни камераларны күрсәтә торган яңа юл билгесе. Иске билге дә әлегә гамәлдән чыкмаячак. (1 сентябрьгә кадәр кулланылачак).
Яңа юл билгесе әкренләп искесен алыштырачак.
«Фотовидеофиксация» 6.22 билгесе автомат рәвештә стационар яки күчмә махсус техник чаралар куллану мөмкин булган урыннарны күрсәтә. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен фото һәм кино, шулай ук видеоязма төшерү функцияләренә ия», – диелгән бу турыда РИА Новости хәбәрендә.