Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2021, 13:30

Армия стажга керергә мөмкин

Күпләр өчен яхшы яңалык – армиядә хезмәт иткән еллар киләчәктә пенсия стажына керергә мөмкин

Моңа кадәр мин хәрби хезмәттә үткән елларның хезмәт кенәгәсендә теркәлмәвенә бик нык аптырый идем. Кемдер каравылчы булып йоклап ята – стажга керә, ә кемдер иң яхшы ике елын ватанына бирә – моны исәпкә дә алмыйлар.
Ә хәзер бу гаделсезлек бетәргә мөмкин. Чөнки, Федерация Советы армияне пенсия стажына кертү тәкъдиме белән шөгыльләнә.
Бу турыда Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: