Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2021, 17:45

Вице-премьер белән министр китте

Башкортстан хөкүмәтендә үзгәрешләр булды

Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова вазифадан азат ителде. Аның урынына вице-премьер итеп БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләнде. Ә Ленара Иванова гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры вазифасында кала.
Үз теләге белән Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев вазифасыннан азат ителгән. Аның урынына министрның беренче урынбасары Виктор Жульков калды.
Шулай ук «Башинформ» хәбәр иткәнчә, элек республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк директоры вазифасын башкарган Гөлшат Арсланова Көндәшлек сәясәте буенча республика Дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән. Моңа кадәр Радий Хәбиров Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Денис Булатовны вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйган.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: