Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2021, 11:25

Балаларны хәстәрләп

Башкортстанның барлык мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башларга тиеш

«Сәламәт елмаю» модулен кертү эше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән «Биеккә оч!» мәгариф проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башланды. Шул проект чикләрендә 800дән артык укучы белем алган мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдырыла. Укучылар саны азрак булган мәктәпләр теш табибына поликлиникага бара.
Хәзерге вакытта республиканың 61 мәктәбендә стоматологлар эшли. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан федерация субъектлары арасында лидер булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Бәләбәйдәге беренче стоматология кабинеты Башкорт гимназия-интернатында ачылды. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә шундый ук кабинетны Приютта да ачарга уйлыйлар.
–Приют поселогының 7нче урта мәктәбе бинасын карап чыктым, анда 2021 елның сентябрендә стоматология кабинеты ачарга планлаштырабыз. Без үз чиратыбызда бүлмәне ремонтлауны тәэмин итәчәкбез, республикадан тиешле медицина җиһазлары килүен көтәбез. Балалар туган мәктәбе диварларында тешләрен планлы дәвалаячак, – дип социаль челтәрләрдә яхшы яңалык белән уртаклашты Азат Альверт улы.
Гөлия Хәбетдинова әзерләде.
Читайте нас: