Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.