Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2021, 11:10

Башкортстан халкы ике планетаның берләшүен күрә алачак

5 март көнне 11.46да Меркурий Юпитерның төньягыннан 0,3 градуслы почмак ераклыкта узачак. Бу турыда мәгълүматны Уфа планетарие хәбәр итте

Планеталар бер-берсеннән шактый якын урнашкан. Алар арасындагы ераклык тулы Ай диаметрыннан да кечерәк. Планеталар таң атканда – кояш чыгарга нибары кырык минут кала күренәчәк. Меркурий – 07.14 сәгатьтә, Юпитер – 07.17 сәгатьтә. Аларны бинокль ярдәмендә эзләп табарга мөмкин. Ләкин моның өчен күк йөзенең ачык булуы кирәк. Планеталар Кәҗәмөгез йолдызлыгында күренәчәк.
Рәгинә Фәизова әзерләде.
Уфа планетарие фотосы.
Читайте нас: