Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән очрашуда районда чаңгы спортын үстерү һәм шәһәрнең спорт мәктәбенең матди-техник базасын яхшырту мәсьәләләре каралды. Данлыклы спортчы «Сәламәтлек сукмагы»н караганнан һәм тренерлар составы белән аралашудан бик канәгать калды. Бу соклангыч урын бәләбәйлеләр өчен генә түгел, барлык Башкортстан өчен чаңгы спорты үзәгенә әверелер дигән ышаныч белдерде.