«Безнең коронавирустан вакцинациягә бәйле проблемалар бар. Әмма төбәк хакимиятләренә дә, федераль хакимиятләргә дә тиешле бәя бирергә кирәк, шулай да коллегалар тиз арада аңлап, хәлне уңай якка үзгәртәләр», – дип сөйләде Владимир Путин.
Әлеге вакытка ике миллионнан артык кеше «Спутник V» вакцинасының ике компоненты белән прививка ясаткан. Әмма Русиянең тугыз төбәгендә прививка ясау кампаниясе бөтенләй башланмаган әле.
«Федерациянең кайбер субъектларында әлегә, минемчә, тугыз субъектта вакцинациягә керешмәгәннәр. Мин боларның барысын да беләм, Хөкүмәт белә, һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы бу юнәлештә шактый актив эшли», – дип фикерләре белән уртаклашты Владимир Путин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.