Новости
8 Марта 2021, 14:25

«Бала тап» проекты башланды

Аны Сәламәтлек саклау һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары оештыра

Шушы проектны гамәлгә ашыру барышында хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү планлаштырыла. Яшьләргә аборт эшләтүнең зыяны турында да сөйләячәкләр.
Проектка 10 мең хатын-кызны җәлеп итү планлаштырыла. Очрашулар мәктәпләрдә, балалар йортларында һәм авыр тормыш хәлендә калган хатыннар катнашлыгында үткәреләчәк.
Проект гаиләне планлаштыру уңаеннан зур ярдәмче булачак, абортлар саны да кимиячәк.
Фото БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынды.
Читайте нас