Аның беренче саны 1920 елның февралендә «Мәгариф эшләре» исеме белән чыккан. 1924 елдан башлап журнал «Белем» дип аталган. 1931 елдан – «Мәдәният революциясе» исемен йөрткән. Ул хәзерге исем астында («Башҡортостан уҡытыусыһы») 1936 елдан басыла башлады. Журнал башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, сыйныф җитәкчеләре, яшь укытучылар өчен ярдәмче булып хезмәт итә. «Башҡортостан уҡытыусыһы» басмасы – республикада язылучылар саны буенча лидер һәм Русия Федерациясендә тугыз телдә материаллар бастырыла торган бердәнбер журнал.