Новости
9 Марта 2021, 07:50

Сөт комбинаты сырлар җитештерүне арттырды

Savencia компанияләр төркеме составына керүче Бәләбәй сөт комбинаты – күпьеллык тарихы булган оешма

Предприятиенең җитештерү куәте тәүлеккә 600 тонна тәшкил итә. Анда чимал җитештерүдә кулланыла торган сөттә аксымның микъдарын арттырырга мөмкинлек бирә торган төрле мембраннар кулланыла. Шулай ук сөтнең сыйфатлы күрсәткечләрен – бактофугирование, деаэрация һ. б. яхшыртырга мөмкинлек бирә торган төрле технологик алымнар кулланыла.
Күптән түгел предприятиедә сырларның яңа линиясен җитештерүне башлап җибәрделәр.
– Иртәнге аш өчен ярымкаты сырлар – сыр базарында иң зурысы (70 %), әмма, шул ук вакытта, кулланучыга аның төрлелеге җитми. Шуңа күрә без яңа сыр тәкъдим итәргә булдык, – дип сөйли «Бәләбәй сөт комбинаты» җәмгыятенең баш технологы Илдар Зарипов. – Барысы да ике технологияне бер кызыклы рецептка берләштерү идеясеннән башланды. Бу чыннан да сыр кайнатуга яңа алым. Бу җиңү! Без барлык процедураларны башкардык. Без зур күләмдә "Благородный Дуэт" чыгарырга әзербез. Бу сыр кулланучыларга бик ошаячагына ышанабыз.
Рәсимә Сабитова.
Читайте нас