Новости
11 Марта 2021, 05:35

Тоткыннар бүтән телефоннан шалтыратмаячаклар!

Русия Президенты Владимир Путин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте соравы буенча мобиль операторларның төрмәләрдә кәрәзле элемтәне өзү турындагы законга кул куйды

Добавить в предпочтительные источники Google
Закон нигезендә, операторлар төрмәләрдә хөкем ителгәннәр, шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм тикшерү изоляторларында һәм холык төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителгәннәр тарафыннан кулланыла торган номерлар буенча хезмәтләр күрсәтүне туктатырга тиеш булачак. Элемтә хезмәтләре Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчелегенең язма карары нигезендә туктатылачак.
Документ авторлары фикеренчә, sim-картаны оператив блокировкалау шулай ук җинаять мохите лидерларына финанс ярдәме күрсәтүне һәм хөкем ителүчеләргә, тикшерү астындагыларга наркотиклар һәм башка тыелган предметларны китерүне тыярга ярдәм итәчәк.
Дөресен әйткәндә, мин бу яңалыкны сөенеп каршы алдым. Юкса, тоткыннар телефоннан шалтыратып туйдырып беткәннәр иде.
Читайте нас