Новости
14 Марта 2021, 05:50

Юллар бозылмасын өчен…

Муниципаль район территориясендә 2021 елның 1апреленнән 30 апреленә тиклем гомуми кулланылыштагы һәм ясалма өслекле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр йөреше чикләнелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
2007 елның 6 ноябрендәге 257нче санлы «Русия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Федераль законының 30нчы маддәсенең 2.1 пунктына нигезләнеп һәм БР Хөкүмәтенең 2012 елның 22 февралендә чыккан «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» Карарын үтәү максатында Бәләбәй муниципаль районы Хакимияте тарафыннан 2 мартта бу турыда Карар кабул ителде.
1 июньнән 31 августка кадәр вакыт аралыгында авыр йөк ташучы транспорт средстволарына, көндезге һава температурасы +32 градустан югары булганда, асфальт-бетон өслекле юллардан йөрү вакытлыча тыела.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакытлыча чикләү аерым төрдәге: азык-төлек, хайван, дару, орлык, ашлама, халыкара йөк ташу, автобусларда пассажирлар йөртү,16 тоннага кадәр йөк төягән транспорт чаралары, ягулык, бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару яисә бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен кирәкле транспортка кагылмый.
«Башкиравтодор» җәмгыятенә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләренә үз территорияләрендә механик транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында кирәкле билгеләр урнаштыру йөкләтелә; Бәләбәй районы буенча Русия эчке эшләр бүлегенә билгеләнгән транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү эшен оештыру тәкдим ителә.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту МР хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдиновка йөкләтелгән.
Карар белән www,belebey-mr.ru. электрон адресы буенча муниципаль район сайтында таныша аласыз.
Читайте нас